Биографиясе

1919 ел, Уфа губернасы – 1953 елның 9 октябре, Мәскәү шәһәре.

1930–1933 елларда Уфа сәнгать училищесендә укый.

1937–1940 елларда Мәскәү метрополитенында эшли.

1935 елдан Р.Ф.Сәйфуллин рәсемнәре «Ударник Метростроя»да, һ.б. Мәскәү газеталарында басыла. Карикатуралары ТАСС оештырган рәссам-карикатурачылар күргәзмәсендә 1 нче урынны ала (1938).

1938 елдан Д.С.Моор сәнгать студиясендә укый.

1941 елда армиягә алына; фронтта контузияләнә, вакытлыча демобилизацияләнә; шул ук елда Казанга килә, Татар дәүләт нәшриятында агитация плакатлары чыгаруда актив катнаша; 1943–1945 елларда яңадан Кызыл Армиядә.

1945 елдан Мәскәүдә яши, «Детгиз» нәшрияты белән хезмәттәшлек итә.

Иҗаты

Р.Ф.Сәйфуллинның рәссам буларак таланты һәм табигый сәләте сатира (агитация плакаты) һәм китап графикасында ачык чагыла. Аның плакатлары зур тиражлар белән басыла (30 мең данәгә кадәр), югары профессиональ дәрәҗәдә булулары, фикер оригинальлеге, образларның хәтердә калырлык ачыклыгы, персонажлар һәм вакыйгаларның характер кискенлеге һәм төгәллеге белән аерылып торалар.

Р.Ф.Сәйфуллин Германия фашизмын ачы көлеп фаш итә (мәсәлән, национал-фашизмны явыз, йоны йолкынган Саламторхан рәвешендә сурәтләгән «Саламторхан» картинасы, 1941); совет кешеләренең тылдагы хезмәт батырлыгы темасын күтәрә, татар хатын-кызларының героик образын иҗат итә: «Кызыл Армиягә – җылы киемнәр», «Яңа тәртип» (икесе дә – 1941), «Фашистларны тар-мар итик!», «Һәрбер орлык – дошманга удар ул!», «Капитализмның бәйдәге этләре», «Кырларда совет сугышчылары фашист ерткычлары белән көрәшкән кебек эшлик» (барысы да – 1942).

Плакатларының сәнгать теленә матур силуэт, төсле локаль тапларның (кара, сары һәм кызыл) контрастлылыгы хас.

Сугыштан соң ул китаплар иллюстрацияләүче һәм бизәүче булып эшли. «Габдулла Тукай. Шигырьләр» («Габдулла Тукай. Стихотворения», М.–Л., 1948) китабындагы «Кәҗә белән сарык» әкиятенә, М.Ауэзовның «Абай» романына (М., 1948) рәсемнәр, «Детгиз» нәшрияты чыгарган «Пушкин әкиятләре»нә («Пушкинские сказки»), «Башкорт халык әкиятләре»нә («Башкирские народные сказки»), «Канатлы ат» («Конек-Горбунок») әкиятенә (1950–1952) иллюстрацияләр иҗат итә.

Р.Ф.Сәйфуллинның әсәрләре А.С.Пушкин Музей-йортында (Мәскәү), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият

Елькович Л.Я. Сатирическая графика Татарии. М., 1963.

Файнберг А.Б. Политический плакат Казанских художников. 1941–45. Казань, 1965.

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова