Биографиясе

1931 елның 14 июне, Актаныш районы Әҗәкүл авылы — 2014 елның 15 гыйнвары, Казан, туган авылында җирләнә.

1948 елдан Казанда яши.

Шигырьләре республика матбугатында 1960 елларда басыла башлый.

«Агыйдел — Аккош иле» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (1979) авторы. Аның лирик герое тормыш сынауларына дучар булса да, оптимистик рухын югалтмый.

«Идел суы илле батман» (1984) җыентыгында Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт куйган хатын-кызларның чыдамлыгына һәм батырлыгына дан җырлый.

Балалар өчен язылган шигырьләре тупланган «Бөрлегәнгә медаль», 1973; «Чүкеч — нәни булышчы», 1977 китаплары тапкырлык һәм хезмәт яратуны тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Әдәбият

Сибгатуллина Т. Шәфкатьлелек // Казан утлары. 2001. № 6; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.