Чыгу урыны һәм вакыты

1989 елның октябреннән Казанда рус телендә нәшер ителә.

1991 елның апреленә кадәр «Профсоюзный вестник» исемендә чыга.

«Гаделлек! Теләктәшлек! Бердәмлек!» девизы белән басыла.

Төрле еллардагы мөхәррирләре А.Ожегов, В.Судаков, А.Баранов.

Юнәлеше

Профсоюзлар эшчәнлеген билгеләүче аңлатмалар белән документлар, профсоюзның җитәкче органнары карарлары урнаштырыла.

Редакция Татарстан Республикасы профсоюз оешмалары тормышын киң яктырта, аларның хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклау акцияләрен хуплап чыга.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов