Чыгу вакыты

РСДРП(б)ның Уфа комитеты органы.

1917 елның 4 августыннан 17 декабрьгә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 7 саны чыга. Мөхәррире Ә.Хәбиби, гамәлдә җитәкчесе Б.Нариманов.

Темалары

«Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез!» шигаре астында чыга. Эзлекле, төгәл аныкланган сәяси юлы булмый. «Алга»ның мәсләгендә төрле юнәлештәге социаль һәм радикаль идеяләр урын ала.

Шул ук вакытта «милли социализм» идеяләре дә чагыла.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казан, 1978.

Автор – Р.Г.Әмирханов