Тарихы

XVIII йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Битоман по речке Юван исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 745,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Олы Битаман авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пролетарий” колхозы оештырыла. 1951 елдан – “Алга” колхозы (колхоз идарәсе Олы Битаман авылында урнаша), 1994 елдан – “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1999 елдан – “Игенче” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Битаман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда элек башлангыч мәктәп, клуб, китапханә (өчесе дә 2014 елга кадәр); фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2007 елдан) эшли.

Авыл янында табигать истәлекләре – Урман күле һәм Мунчала күле (икесе дә 1978 елда билгеләнә) урнашкан.

Халык саны

1782 елда – 72 ир-ат;
1859 елда – 401,
1897 елда – 545,
1908 елда – 578,
1920 елда – 598,
1926 елда – 669,
1938 елда – 659,
1949 елда – 497,
1958 елда – 346,
1970 елда – 266,
1989 елда – 151,
2002 елда – 146,
2010 елда – 125,
2017 елда – 116 кеше (татарлар).