Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында поселокта су тегермәне, икмәк саклау кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 680,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Коноваловка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елдан – “40 лет Октября” колхозы, 1965 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1970 елдан “50 лет Татарии” совхозы составына керә. 2004–2006 елларда – “50 лет Татарии” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Күренекле кешеләре

А.А.Горячев (1917–1982) – шахтер, Бөек Ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры (II дәрәҗә ике тапкыр), Кизил шәһәренең мактаулы гражданы, Коноваловка авылындагы мәктәп аның исеме белән атала.

Халык саны

1859 елда – 176,
1870 елда – 105,
1884 елда – 138,
1906 елда – 211,
1913 елда – 202,
1920 елда һәм 1926 елда – 226,
1938 елда – 224,
1949 елда – 104,
1958 елда – 81,
1970 елда – 57,
1979 елда – 38,
1989 елда һәм 2002 елда – 4,
2010 елда – 9,
2017 елда – 4 кеше (руслар).