Биографиясе

1957 елның 18 декабрендә Архангельск шәһәрендә туа.

Казан университетының тарих факультетын тәмамлый (1982).

1975–1978 елларда КПСС шәһәр комитетында, Яшел Үзән шәһәрендә Горький исемендәге заводның торак-коммуналь хуҗалыгында эшли.

1982–1983 елларда – Яшел Үзән районының Әҗиле мәктәбендә укытучы.

1983–2001 елларда Яшел Үзән шәһәренең 11 нче мәктәбендә.

2001–2021 елларда Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яшел Үзән филиалында (хәзер В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетының Яшел Үзән филиалы): психология факультеты деканы (2008 елга кадәр), фәнни эшләр буенча директор урынбасары.

2021 елның сентябреннән В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетының теоретик һәм инклюзив педагогика кафедрасы профессоры.

2012 елдан Халыкара педагогик белем бирү академиясе әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни кызыксынулар өлкәсе: укучыларны һөнәри үстерү һәм адаптацияләү проблемалары, мәктәптә һөнәри юнәлеш бирү эше; белем бирүдә инклюзия проблемалары, инклюзив белем бирү шартларында шәхеснең үз-үзен оештыруы; аутистик спектры бозылган (РАС) укучыларны укыту һәм тәрбияләү проблемалары, өстәмә белем бирү проблемалары; инженер кадрларны әзерләү мәсьәләләре.

Студентлар өчен программалар һәм уку-методик материаллар эшли.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теория и практика педагогического проектирования моделей профессионального развития личности. Казань, 2008;

Формирование адаптированной образовательной среды высшей школы. Казань, 2011 (автордаш).