Биографиясе

1948 елның 12 феврале, Мамадыш районы Арташ авылы — 2020 елның 6 июне, Казан, туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1972).

1968 елдан Мамадыш районы «Коммунистик хезмәт өчен» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1970–1982 елларда (бүленеп) Кукмара районы «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, соңрак бүлек мөдире вазифаларын башкара.

1983–1988 елларда ТАССР Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәгендә халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча баш мөхәррир.

1988–1992 елларда — СССР, РСФСР Язучылар берлеге Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры.

1992–1999 елларда «Казан утлары» журналы редакциясенең хатлар һәм пропаганда бүлеге мөдире.

1999–2005 елларда ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

2006 елдан «Сүз» нәшриятының баш мөхәррире.

Иҗаты

Документаль проза остасы һәм публицист буларак таныла. Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны эзләп табу, исемнәрен халыкка кайтару буенча зур эш алып бара: «Хәтер яктысы» экспедициясен җитәкли, «Батырлар китабы — Книга Героев» (2000) белешмә басмасының мәкалә авторлары һәм мөхәррирләренең берсе.

Документаль-публицистик характердагы «Васыять» (1995), «Хәтер яктысы» (2004) һәм «Яшәү яме» (2006) шигъри повесте, балаларга атап язылган шигырьләре тупланган «Бака кашыгы» (2003), «Яңа меңьеллыкка очыш» (2008) исемле документаль очерклар һәм повестьлар җыентыклары авторы.

Бүләкләре

ТР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге (1982), РФнең М.Ломоносов исемендәге бүләге (2007) лауреаты.

Әдәбият         

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. 2 т.

Автор — Г.М.Габделхакова