Эчтәлек

Биографиясе

1777 елның 22 марты, Новгород губернасы, Валдай өязе Ужинский погосты – 1855 елның 16 декабре, Казан губернасы Зөя шәһәре.

Новгород руханилар семинариясен тәмамлый (1803) һәм шунда укыта.

1807 елдан монахлыкта.

1808 елдан Новгород руханилар училищесе префекты, ректоры, архимандрит (1811), 1812 елдан Новгород руханилар семинариясе ректоры. 1819 елдан Ревель епискобы, Петербург епархиясе викарие, 1822 елдан Курск, 1831 елдан – Чернигов епискобы, 1836 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы.

1848 елдан ялга китә, Зөядәге Успение монастыренда монахлыкта була.