Эчтәлек

Авылга 1782 елда Олы Әтнә авылыннан (хәзер Әтнә районы) күчеп утыручылар нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1830 елда – беренче мәчет (1930 елда манарасы сүтелә, бинасында авыл клубы урнаша), 1890 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1910 елда) икенче мәчет (бинасында 1930 елдан мәктәп урнаша) төзелә, аның каршында мәдрәсә ачыла.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 774 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Шода волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Пыжмара авыл җирлеге составына керә.

1930 елда элекке икенче мәчет бинасында башлангыч мәктәп ачыла (1990 елларда бүлмәләренең берсе дин тотучыларга намаз уку өчен бирелә), 1994 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә (2014 елда яңа бина төзелә).

1931 елда авылда “Кызыл маяк” колхозы (беренче рәисе – М.Җамалетдинов) оештырыла, 1950 елдан – “КИМ” колхозы, 1957 елдан – “Авангард” колхозы, 1959 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1964 елдан – “Кама” колхозы, 1994 елдан – “Авангард” колхозы, 1998 елдан “Әтнә” колхозы составында. 2001 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта авылда клуб, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (2006 елдан) бар.

Халык саны

1795 елда – 99,
1834 елда – 180,
1859 елда – 327,
1884 елда – 468,
1890 елда – 560,
1920 елда – 912,
1926 елда – 879,
1970 елда – 307,
1979 елда – 249,
1989 елда – 247,
2002 елда – 282,
2010 елда – 271,
2015 елда – 276 кеше (татарлар).