Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Бакырчы, Олы Бакырчы исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX  йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 су, 2 ярма ярдыру тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1883,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Тояба волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында; 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1935 елның 10 февраленнән – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Бакырчы авыл җирлеге үзәге.

1929 елдан – авыл “Ирек” колхозы, 1935 елдан – “Чулпан” колхозы, 1959 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1979 елдан – “Ярыш” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2005 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, соңрак – сигезьеллык, 1991 елда – урта (2002 елда яңа бина төзелә), соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1995 елда мәктәптә тарих, төбәкне өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – И.Д.Садриева). Коллекциядә 300 саклау берәмлеге бар, экспозиция төбәкне өйрәнүгә, нумизматикага багышлана.

Авылда балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә, мәчет (1990 елда) бар.

Күренекле кешеләре

Ш.Галиев (1928–2011) – татар халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998 елдан авылда Ш.Галиев исемендә иҗат йорты эшли, 2014 елда музей-йорт ачыла; 316 саклау берәмлеге бар, алар арасында – йорт җиһазлары, шагыйрьнең шәхси әйберләре, фотолары, документлар, китаплары), 2013 елдан авыл мәктәбе шагыйрь исемен йөртә;

И.И.Юзеев (1869–1912) – гравёр, татар китабы эше остасы, татар хәрефләренең якынча 30 төре авторы (Г.Камал белән бергә).

Халык саны

1782 елда – 178 ир заты;
1859 елда – 979,
1897 елда – 1701,
1908 елда – 2329,
1920 елда – 1802,
1926 елда – 1699,
1938 елда – 1400,
1949 елда – 1123,
1958 елда – 1132,
1970 елда – 1191,
1979 елда – 1039,
1989 елда – 715,
2002 елда – 584,
2010 елда – 474,
2015 елда – 473 кеше (татарлар).