Биографиясе

1960 елның 5 мартында Уфа шәһәрендә туган.

1983 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1984 елдан Татарстан ортопедия һәм травматология институтында, 1990 елдан Казан медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире.

1998 елдан Казан медицина университетының травматология, ортопедия һәм экстремаль халәтләр хирургиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре терәк-хәрәкәтләнү аппараты зарарланган балаларны хирургик дәвалау ысулларын камилләштерүгә һәм балаларда тумыштан килгән төрле формадагы бот сөякләре чыгуын дәвалауга; эре буыннарны эчке протезлауга; оча, бот буыннарының дегенератив дистрофик зарарлануын дәвалауга; патофизиологиягә; биомеханикага, патогенезга, тумыштан зәгыйфь аякларның нормаль үсеш теориясен төзүгә карый.

Бүләкләре

«Оча һәм бот буынын дәвалауда Г.А.Илизаров ысулын куллану» дигән күмәк хезмәтләр циклы өчен Г.А.Илизаров исемендәге бүләк (1989), «Түбән очлыклары ортопедик авырулы балаларны, торсион патологияне исәпкә алып, хирургик реабилитацияләүнең яңа системасы» исемле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге бирелә (1995).

Хезмәтләре

Хирургическое лечение врожденного вывиха и подвывиха бедра у детей старше трехлетнего возраста. Казань, 1994.