Гомер еллары: ?–1554.

Идегәй нәселеннән булган Муса бәкнең улы.

Ул идарә иткән чорда Нугай Урдасы моңарчы күрелмәгән куәтенә ирешә. Урданың бәйсезлеген ныгыту, аның дәүләти төзелешен тәртипкә салу һәм актив тышкы сәясәт (Мәскәү, Кырым, Казан белән мөнәсәбәтләрдә) алып бару тарафдары. Аның заманында нугайлар Казан ханлыгы сәясәтендә мөһим роль уйныйлар. Кама алды төбәгендә аларга биләмә (Нугай даругасы) бирелә, нугайлар шуннан махсус түләүләр – «мангыт керемнәре» алалар, Мусаның улы Җанмөхәммәд исә Казанда яши.

Династия бәйләнешләрен ныгыту максатында Йосыф бәк кызы Сөембикәне Казан ханлыгы идарәчесе Җангали ханга кияүгә бирә (1533). Ул хан тәхеттән бәреп төшерелгәннән соң, Сөембикә Сафагәрәй ханның хатыны була (1535).

Йосыф бәк Мәскәүнең бөек кенәзе һәм Казан ханы белән сөйләшүләр алып бара, ләкин Мәскәүгә каршы сугышта катнашудан баш тарта. Сафагәрәйгә теләктәшлек күрсәтә; аксөякләр фетнә күтәреп, ул Казаннан куылса, аның белән төзелгән шартнамә нигезендә Казанга яу оештырган очракта Йосыф бәккә Арча даругасы һәм Тау ягыннан салымнар җыю хокукы, шулай ук «мангыт керемнәре» вәгъдә ителә.

1546 елның июлендә Йосыф бәкнең улы Юныс нугайлар отряды белән Казанга килә һәм Сафагәрәйне тәхеткә утырта, ләкин хан Нугай Урдасы белән төзелгән шартнамәне үтәүдән баш тарта. Моңа җавап йөзеннән Йосыф бәк Казанга яулар оештыра (1549, 1551). Казан белән ике арадагы мөнәсәбәтләрнең киеренкеләнүе нәтиҗәсендә Йосыф бәк Казанның яулап алынуы (1552) вакытында казанлыларга ачыктан-ачык ярдәм итми. Казан рус гаскәрләре тарафыннан алынгач, ул «мангыт керемнәре»нең бер өлешен кайтарып алуга омтылыш ясый, ләкин аның дәгъваларын рус хөкүмәте кире кага.

Йосыф бәк 1551 елда рус әсирлегенә алып кителгән кызы Сөембикәне өенә кайтару хакында рус хөкүмәте белән актив рәвештә хат алыша, ләкин аның гозерләре һәрвакыт кире кагыла. Ул Рус дәүләтенә каршы сәясәт алып бара. 1554 елда Мамышбирде җитәкчелегендә баш күтәргән казанлыларга ярдәм итә, Ак-Балта белән кечерәк отряд җибәрә. Йосыф бәкнең сәясәте нугай ыруглары арасында ризасызлык тудыра. Үзара барган көрәштә ул Нугай Урдасы нурадыны Исмәгыйль бәк тарафыннан үтерелә (1554).

Чыганаклар

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой: 1489–1549 гг. Махачкала, 1995;

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. К., 2006.

Әдәбият      

Перетяткович Г. Поволжье в XV и XVI веках. М., 1877;

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв., К., 1972;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2004;

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. К., 2005.

Автор — И.Л.Измайлов