Биографиясе

1895 елның 2 декабре, Латвия — 1969 елның 25 октябре, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1921), Сембер шәһәр хастаханәсе табибе булып эшли.

1922 елдан Вотяк автономияле өлкәсенең (хәзер Удмурт Республикасы) өлкә сәламәтлек саклау бүлеге мөдире урынбасары, мөдире.

1923 елдан Казанда: 1939 елга кадәр ГИДУВның социаль гигиена кафедрасында, 1930 елдан кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1935–1938 елларда, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссарының дәвалау эшләре буенча урынбасары.

1939–1942 елларда Сталинград медицина институтының сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасында, бер үк вакытта институт директоры урынбасары вазифаларын башкаручы.

1942–1966 елларда Казан медицина институтында (1949–1954 елларда — медицина тарихы, 1954 елдан социаль гигиена кафедраларында, 1966 елдан фәнни консультант); бер үк вакытта, 1942–1946 елларда, ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары, баш дәүләт санитария инспекторы.

Хезмәтләре Татарстанда сәламәтлек саклауны оештыру һәм демографик процессларга, Казан медицина фәнни мәктәбе тарихын өйрәнүгә карый.

1957–1964 елларда ТАССР санитария табибләре һәм гигиена белгечләре җәмгыяте һәм ТАССР медицина тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе. Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Из истории одного советского ВУЗа. К., 1935 (автордаш); 

О судебных делах врачей // Казан. медицина журн. 1928. № 2.

Әдәбият                

Профессор Товий Давидович Эпштейн // Казан. медицина журн. 1970. № 1.