Тарихы

1664 елдан мәгълүм.

1720 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 459 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931елда авылда “Смена” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Кукушкин), 1951 елда “Таң” колхозы белән “Звезда” колхозына берләштерелә. 1960 елда берләштерелгән “Татарстан” колхозы составына керә, 1963 елдан “Россия” колхозы (Иске Чүпрәле авылы) итеп үзгәртелә. 1983 елдан “Родина” колхозына керә, 1993 елдан – “Родина” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Заря” агрофирмасы составында, 2011 елдан колхоз җирләре “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Мәдәният

Авылда клуб (1998 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар. Клуб каршында “Халап перчетки” балалар театр коллективы (2001 елдан) эшли.

Халык саны

1859 елда – 173,
1897 елда – 295,
1913 елда – 331,
1920 елда – 323,
1926 елда – 325,
1938 елда – 412,
1949 елда – 380,
1958 елда – 321,
1970 елда – 367,
1989 елда – 185,
2002 елда – 168,
2010 елда – 141,
2018 елда – 125 кеше (чуашлар).