Эчке (билгеле бер административ территория — район, өлкә, ил) һәм тышкы (эмиграция — башка илгә күчү, иммиграция — илгә керү) халык миграциясенә бүленә. Миграция агымының формалашуына урбанизация, яшәү дәрәҗәсенең төбәкара аерымлыклары, хезмәт базары, укуга, армиягә (хәрби хезмәткә), гаилә кору максаты белән китү күренешләре һ.б. йогынты ясый. шулай ук сәяси, милли, дини, хәрби һ.б. характердагы сәбәпләр дә мөһим роль уйный. РФдә мигрантларга даими яшәү урынына, эшкә, укуга һәм 1,5 айдан да озаграк вакытка китүчеләр һәм килүчеләр керә. РФ законнарына яраклы рәвештә, эчке мигрантлар яшәү урыны буенча өч көн эчендә теркәлергә тиешләр. Халык миграциясендә килүчеләр, китүчеләр шулай ук алар арасындагы аерманы — халык миграциясе артуын билгелиләр.

СССРдагы зур масштаблы халык миграциясе, нигездә, илне индустрияләштерү, зур халык хуҗалыгы объектлары төзелеше, Казакъстан һәм Көнбатыш Себер чирәм җирләрен үзләштерү белән бәйле. Бер яктан, этник конфликтлар, икътисади кризис һәм яшәү дәрәҗәсенең төшүе белән бер вакытта СССРның таркалуы, икенче яктан, яшәүнең либеральләшүе һәм ачык ишекләр сәясәтенә күчү, миграция күренешләрендә шактый үзгәрешләр тудыра: мәҗбүри миграцияләр таралыш ала, качаклар барлыкка килә.

ТРда 1990–1991 елларда кисәк кимегән миграция (ярашлы рәвештә 1000 кешегә 4,9 һәм 5,5 мең кеше, яисә 0,3 һәм 1) яңадан үсә һәм 1993 елда иң югары ноктасына җитә (1000 кешегә 23,1 мең кеше яки 6,4). 1990 еллар ахырында аеруча 2000 еллар башында миграция әйләнеше (килүчеләр һәм китүчеләр суммасы) өзлексез кими (1000 кешегә 1993 елда 205 тән 2003 елда 95 кешегә кадәр). Тулаем алганда, халык миграциясе артуы исәбенә 1990–1999 елларда ТРның халкы 145 меңнән күбрәк кешегә арта, 1993–1998 елларда миграция халыкның табигый кимүен каплый.

2015 елда ТРна 37,6 мең кеше килә, республикадан 34 мең кеше китә. Килүче мигрантларның гомуми саныннан 79%ы — РФ төбәкләреннән; 19,6%ы БДБ илләреннән (шул исәптән 7,6%ы —Үзбәкстаннан, 3,4%ы — Украинадан, 3,1%ы — Таҗикстаннан, 1,5%ы — Казакъстаннан, 1,4% — Кыргызстаннан); 1,3% — башка илләрдән (шул исәптән Төркиядән — 102 кеше, Грузиядән — 84 кеше, Германиядән — 30 кеше, Вьетнамнан — 25 кеше, Мисырдан — 19 кеше). Идел буе (50,4%), Үзәк (14,8%), Урал (13%), Себер (4,6%), Ерак Көнчыгыш (3,1%) федераль округлары исәбенә ТРда халык миграциясенең артуы күзәтелә. Шул ук вакытта Татарстаннан Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенә, Краснодар краена китәләр.

14 яшьлек һәм өлкәнрәк мигрантларның якынча 15% ы республикага укырга яки эшкә килә, шуның 50% тан артыграгы элекке яшәү урынына китә. Тышкы мигрантларның 65–70%ка кадәре — хезмәткә яраклы яшьтәгеләр, 20–25%ы хезмәткә яраклылардан яшьрәк. Миграция артуының төп өлешен татарлар һәм руслар (2003–2004 елларда беренче тапкыр руслар миграциясе кимүе күзәтелә), берникадәр өлешен Урта Азия һәм һәм Идел буе республикалары халкы тәшкил итә. Ерак чит илләр белән алмашу нәтиҗәсендә ТРның халкы кими: 2015 елда 497 кеше килә, 554 кеше, нигездә, Германия, АКШ, Израильгә китә.

2015 елда ТРда эчке мигрантлар 59,7 мең кеше тәшкил итә. Эчке миграция исәбенә Казан (1492 кеше), Питрәч (1077 кеше), Яшел Үзән (1021 кеше), Биектау (902 кеше), Лаеш (877 кеше) районнары халкы арта, Чаллы (1051 кеше), Түбән Кама (705), Бөгелмә (397) шәһәрләренең халкы кими.

Автор — Ф.Г.Борһанов