Эчтәлек

Биек торак йортлар белән әйләндереп алынган мәйданда урнашкан, гадәти булмаган күләм-фәза композициясе белән аерылып тора. Хәзерге Татарстан территориясендә заллы, күп манаралы мәчетнең беренче үрнәге. Түбән Кама җамигъ мәчетен торгызу белән XVI йөз уртасында югалган монументаль, күп манаралы татар җамигъ мәчетләре тибы яңара. Мәчет композициясе диагональ үзәк схема буенча төзелгән. Үзәктәге квадрат күләм почмакларында дүрт маршлы эчке баскычлы, чатыр белән төгәлләнгән 4 биек квадрат манара калкып чыккан. Күләм залга диагональ урнашкан ике кыеклы, сыртлы түбә белән ябылган. Мәчетнең төп ишекләре һәм үзәге көнбатыш һәм көнчыгыш фасадларда. Вестибюльгә күзәтү залы, хуҗалык биналары тоташкан. Өске катта — ике рәт тәрәзәле төп намаз залы. Зал интерьерындагы михраб алтын йөгертелгән Коръән язулары уелган кара мәрмәр белән тышланган. Түбән Кама җамигъ мәчете бинасында болгар һәм ислам мәдәнияте һәм тарихы үзәге урнашкан. Намаз залы астындагы ике кат төрле хуҗалык бүлмәләреннән тора. Ниргәдән түбән катның биеклеге яртылаш җир астына кереп тора.

Әдәбият

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Хайрутдинов, Р.Р.Салихов. К., 2000.

Автор — Х.Г.Надыйрова