Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, бау үрү, агач көрәкләр ясау тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп (1831 елдан), 3 су тегермәне, икмәк кабул итү пункты, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2293 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Күзкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Салкын чишмә» колхозы оештырыла. 1952 елда «Ярыш» колхозына керә (үзәк утары – Күзкәй авылы). 1955 елда хуҗалыкның исеме – Маленков исемендәге колхоз, 1958 елда кабат «Ярыш» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Күзкәй авылы).

1997 елдан авылда – «Ярыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1973 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1893 елдан, 1992 елда реставрацияләнә) бар.

Күренекле кешеләре

Ч.М.Бәдретдинова (1984 елда туган) – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артисты, Татарстан Республиксының атказанган артисты.

Халык саны

1795 елда – 257,
1859 елда – 763,
1870 елда – 717,
1884 елда – 951,
1897 елда – 547,
1906 елда – 587,
1913 елда – 536,
1920 елда – 587,
1926 елда – 398,
1938 елда – 425,
1949 елда – 379,
1970 елда – 401,
1979 елда – 310,
1989 елда – 239,
2002 елда – 202,
2010 елда – 211,
2020 елда – 196 кеше (татарлар).