- РУС
- ТАТ
(«Казан сүзе»), иҗтимагый-сәяси көндәлек газета
«Город Казань» газетасының дәвамчысы.
1917 елның 16 апреленнән 1918 елның июненә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 317 саны чыга.
Наширлары Ю.А.Еленев, Н.А.Макаров һәм журнал коллективы була; мөхәррирләре — Ю.А.Еленев, В.С.Андреев, Г.П.Денике.
Газетада көн саен «Петроград телеграф агентлыгы телеграммалары» басыла.
Редакция газетаны «партиясез-демократик» дип атый.
«Казанское слово» Вакытлы хөкүмәт эшчәнлеген һәм сугыш хәрәкәтләрен яктыртып бара, Казан хәрби округы штабының эшчәнлеге турында белешмәләр бирә.
Казандагы иҗтимагый тормышның төрле аспектларына кагылышлы мәкалә һәм белешмәләр басыла; шәһәр думасы, идарә һәм аның оештыру комиссияләре утырышлары турында хәбәрләр урын ала.
Казан шәһәр үзидарә органнарының эшлексезлеге һәм шәһәр хуҗалыгының канәгатьләнмәслек торышы тәнкыйтьләнә. Гаугалы хәбәрләргә һәм булып үткән хәлләр турындагы белешмәләргә зур урын бирелә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Г.Р.Заманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.