Эчтәлек

Татарлар тупланып яшәгән барлык төбәкләрдә киң таралган. Мәхәббәт-көнкүреш сюжетына корылган, тулы рифмалары шомартылган, ритмы яшьләр биюенә хас.

«Әнисә» текстының Татарстан авылларында яшәп килгән үзара охшаш өч варианты булуы мәгълүм. «Әнисә»нең ноталы язмасы беренче мәртәбә А.С.Ключарёвның «Татар халык көйләре» (1955) җыентыгында басыла.

Әдәбият

Бәдигый Хуҗа. Халык әдәбияты: Табышмаклар, такмаклар, такмазалар. Казан, 1913.

Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. Казан, 1980.