Эчтәлек

Биографиясе

1896 ел, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Әбсәләм авылы – 1937 елның 3 августы, Мәскәү.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә укый (Оренбург шәһәре).

1915 елда Россия армиясенә алына, 1917 елның апреленә кадәр 103 нче пехота полкында хезмәт итә.

Уфада Кызыл гвардия отрядларын оештыручыларның берсе.

1919–1920 елларда Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясендә сәяси эштә. 1920–1922 елларда РКП(б)ның Омск губкомы татар-кыргыз секциясе бюросы рәисе, РКП(б)ның Себер өлкә бюросы татар-кыргыз секциясенең җаваплы секретаре, Себер ревкомында бүлек мөдире, «Азат Себер» газетасы мөхәррире.

1922–1929 елларда «Башкортстан», «Яңа авыл» (Уфа шәһәре) газеталары мөхәррире, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитеты рәисе, профсоюзларның Башкортстан республика советы рәисе урынбасары.

Я.М.Свердлов исемендәге Коммунистик университетны тәмамлаганнан соң (1931), ВКП(б)ның Башкортстан, Татарстан өлкә комитетларында матбугат секторы мөдире.

1933–1935 елларда – Татар педагогия институты, 1935–1937 елларда Татар академия театры директоры.

Репрессияләнә; вафатыннан соң аклана.

Автор — И.Г.Газизуллин