- РУС
- ТАТ
Россиядәге 6 (соңрак 10) уку-укыту округының берсе
Халык мәгарифе министрлыгы карамагында. 1803 елның 20 июнендә уку йортлары белән идарә итү һәм дәреслекләр бастыруны җайга салу өчен оештырыла. Башта аның составына Идел буе һәм Урал алдының 14 губернасы, 1836 елдан (Губерналар реформасыннан соң) — 9 губерна, 1845 елдан (Пенза губернасын Мәскәү уку-укыту округы карамагына күчергәннән соң) — 8 губерна, 1873 елдан (Казан уку-укыту округыннан мөстәкыйль Оренбург уку-укыту округы аерылып чыкканнан соң һәм 1918 елда Казан уку-укыту округы ябылганга кадәр) — 6 губернаның (Казан, Әстерхан, Вятка, Самара, Саратов, Сембер) уку йортлары керә.
Казан уку-укыту округы попечителе император тарафыннан билгеләнә, ул үзенең вәкаләтләре белән халык мәгарифе министры иптәшенә (урынбасарына) туры килә. Аның вазифаларына округ территориясендәге барлык дәүләт (дини уку йортларыннан башка) уку йортлары белән җитәкчелек итү һәм дәүләтнеке булмаган (XIX йөзнең 2 нче яртысында — ХХ йөз башында земство һәм шәһәр уку йортлары) уку йортларын тикшерү керә. Попечитель карамагында чиновникларның зур аппараты була (ярдәмчеләр, округ инспекторлары, канцелярия). Попечительләр университет белән даими җитәкчелек итә, ел саен гимназияләргә инспекция белән киләләр. Уку йортларын түбәнрәк дәрәҗәдә агымдагы тикшерү попечительгә буйсынучы халык училищеләре директорларына тапшырыла. Хөкүмәт сәясәтен мәгариф өлкәсендә таратучылар буларак, попечительләр кайбер очракларда аны формалаштыруда үзләре дә актив катнашалар (М.Л.Магницкий, П.Д.Шестков). Казан уку-укыту округының попечительләре: С.Я.Румовский (1803–1812), М.А.Салтыков (1812–1818), М.Л.Магницкий (1819–1826), М.Н.Мусин-Пушкин (1827–1845), вакытлыча Н.И.Лобачевский (1845–1847), В.П.Молоствов (1847–1857), Ф.Ф.Веселаго (1857 елның май–ноябре), Е.А.Грубер (1857–1859), кенәз П.П.Вяземский (1859–1862), Ф.Ф.Стендер (1862–1865), П.Д.Шестаков (1865–1883), П.Н.Масленников (1883–1889), В.А.Попов (1889–1894), Г.А.Потапов (1895–1899), М.М.Алексеенко (1899–1901), С.Ф.Спешков (1901–1905), А.Н.Деревицкий (1905–1912), Н.К.Кульчицкий (1912–1913), И.А.Базанов (1913–1915), М.М.Ломиковский (1915–1917).
Начальственные распоряжения по Казанскому учебному округу. К., 1827–64;
Отчёты по Казанскому учебному округу. К., 1841–56;
Циркуляры по Казанскому учебному округу. К., 1866–1916.
Владимиров В.В. Материалы для истории образования в Казанском учебном округе. К., 1866; Рождествин А.С. Пётр Дмитриевич Шестаков: Очерк жизни и педагогической деятельности. К., 1907; Павлова Г.Е. Степан Яковлевич Румовский. 1734–1812. М., 1979.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.