Ык елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 19 км, бассейнының мәйданы 125,3 км2. Мөслим районы территориясеннән ага. Елга башы Үрнәк авылыннан көньяктарак, тамагы Метрәй авылыннан 2 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 205 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 34%.

Казанчының 1,4 тән алып 6,8 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 120 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Казанчы ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,173 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Казанчы бассейнында суның гомуми күләме 2,9 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.