- РУС
- ТАТ
(Polygonum), карабодайчалар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр, сирәк кенә ярымкуакчыклар ыругы
300 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шары буенча, күбесенчә уртача пояста таралган. Татарстан территориясендә 14 төре бар. Үрмәле кырлач (P. convolvulus), кабызлык (елан тамыры) (P. bistorta), яткын кырлач (P. procumbens), чыпчык аягы (P. aviculare) һ.б. барлык районнарда очрый.
Болыннарда, сазлык, сулык буйларында, чәчүлекләрдә, чүплекләр тирәсендә үсә. 10–150 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлекләр. Сабагы туры, җәенке яки үрмәле. Яфраклары күбесенчә ланцетсыман. Чәчәкләре алсу яки ак, куентылы учмаларда, берле яки башаксыман чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – кара-көрән өч кырлы чикләвекчек. Майдан көзгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре июль–октябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.
Су борычы (P. hydropiper), кабызлык, чыпчык аягы – дару үсемлекләре.
Җир өсте өлешләрендә дуплау матдәләре, эфир мае, органик кислоталар һ.б. бар.
Үлән суы һәм төнәтмәсе бәвел кудыру, эч йомшарту һәм кан туктату үзлегенә ия.
Куак кырлачы (P.dumetorum), үрмәле кырлач, кытыршы кырлач (P. scabrum) – чүп үләннәр; кабызлык, бүсер үләне (P.persicaria), куян кузгалагы (P. lapathifolium) — баллы үсемлекләр; кабызлык кырлач – декоратив, җир-су кырлачы (P. amphibium), чыпчык аягы – терлек азыгы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.