Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае (1918 елның марты) карары белән Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү максатыннан оештырыла.

Рәисе — И.Атнагулов, рәис иптәшләре (урынбасарлары) — И.Алмаев, И.Кәрим; секретарьлары — Г.Габдрәшитов, К.Терегулов; әгъзалары — Ф.Басыйров, Ә.Биглов, А.Габдуллин, С.Ловчицкий, Г.Моракаев, Ф.Мөхәммәдъяров, С.Полторжицкий, А.Таһиров, А.Якубовский. 5 бүлектән тора. «Идел-Урал өлкәсе» газетасын нәшер итә.

Идел-Урал Штаты (республикасы) урнаштыру хакына мөселманнарны берләшергә чакыра. Комиссариат шулай ук әлеге республика зарурлыгын таныган барлык оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерә.

«Болак арты республикасы»н тар-мар итү барышында, 1918 елның марты ахырында таратыла. Мөселман халык комиссариаты әгъзалары кулга алына, соңрак иреккә чыгарыла.

Әдәбият         

Вәлиев Р.К. Болак арты республикасы. К., 1999.

Автор — Р.К.Вәлиев