Биографиясе

1882 елның 1 октябре, Оренбург губернасы Троицк өязе Миасс Заводы поселогы – 1969 елның 8 августы, Казан.

П.И.Кротов шәкерте.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1907), Екатеринбург гимназияләрендә укыта.

1908 елдан Казан университетында (бүленеп: 1918–1926 елларда Урал, Көнбатыш Себер, Ленинград югары уку йортларында фәнни-педагогик эштә), география кафедрасы мөдире (1926–1951).

Казан университетының география факультетын (1938) оештыручыларның берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урал һәм Татарстанның физик географиясенә һәм геоморфологиясенә, лимнология, картография, география укыту методикасына карый.

В.Н. Сементовский экзоген процесслар нәтиҗәсендә барлыкка килгән рельефның морфология һәм морфометриясен анализлау алымнарын эшли. Платформалар рельефының морфологик типларын билгели, аларга морфометрик сыйфатлама бирә, аерым масштаблы геоморфологик карталарның яңа төрләрен күрсәтә. Тау, дала һәм күчеш типларын билгеләп, Урал күлләренең ландшафтлары классификациясен тәкъдим итә.

Республика территориясен картографияләү буенча эш алып бара, ТАССРның беренче гипсометрик картасын төзи.

40 тан артык фәнни-популяр хезмәтләр авторы, шул исәптән «Татарстан табигате: Төбәкне өйрәнү тупланмасы» («Природа Татарии: Краеведческий сборник», 1947), «Татарстан географиясе буенча очерклар» («Очерки по географии Татарии», 1957) китаплары редакторы (Н.И.Воробьёв белән берлектә).

СССР География җәмгыятенең Татарстан филиалын оештыручы һәм аның рәисе (1946–1962).

СССР География җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1959 елдан).

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Материалы для геоморфологии и гидрографии территории Большой Казани // Уч. зап. Казан. университета. 1940. Т. 100, кн. 3.

Из опыта уточнения лимнологических измерений // Уч. зап. Казан. пед. института. 1949. Вып. 8, тетр. 1.

Рельеф Татарии. Казань, 1951 (автордаш).

Закономерности морфологии платформенного рельефа (на примере Татарии). Казань, 1963.

Әдәбият

Дедков А.П., Сементовский Ю.В. Владимир Николаевич Сементовский. Казань, 2002.