Эчтәлек

1939 елның 15 апрелендә һәвәскәр астрономнар И.В.Әхмәрев һәм С.Н.Юрлов (Удмуртия АССР), шулай ук 16 апрельдә Норвегия астрономы О.Хассель тарафыннан ачыла.

Үзенең ачышы турында И.В.Әхмәров Кестым авылыннан Пулково обсерваториясенә телеграмма җибәрә; шуннан соң 30 минутлар үтүгә Воткинск шәһәреннән метеоролог С.Н.Юрлов яңа комета күзәтә. 36 сәгатьтән соң аны О.Хассель дә күрә (Хокзунд шәһәре).

Ачылган вакытта комета бик якты, гади күз белән яхшы күренерлек, башы күк төстәге томанлык рәвешендә, койрыгы 4° тан озынрак була. Комета парабола буенча хәрәкәт итә. Кояш тирәли әйләнү вакыты 7000 ел.

Халыкара астрономия берлегенең Үзәк бюросы карары белән Әхмәров–Юрлов–Хассель кометасы дигән исем бирелә.

Әдәбият

Касыймова М. Әхмәров кометасы // Татар иле. 1997. № 25;

Как была открыта комета Ахмарова-Юрлова-Хасселя // Земля и Вселенная. 1982. № 5;

Ахмаров Ибрагим Валиуллович // Красное знамя. 1987. 25 дек.

Авторы Е.Д.Кондратьева