Тарихы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советының 1917 ел 16 ноябрь карары нигезендә оештырылган, 1917 елның 17 ноябреннән эшкә керешкән Казан губерна хезмәт комиссариатыннан башлана. Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы гомуми җыелышының 1918 ел 26 февраль карары белән Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасының Хезмәт комиссариаты итеп үзгәртелә; Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 16 май һәм Казан губерна ХКСның 1918 ел 3 июнь карарлары белән Казан губерна хезмәт комиссариаты буларак торгызыла, Казан губерна революцион комитетының 1918 ел 14 сентябрь һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карарлары белән исеме губерна башкарма комитетының хезмәт бүлеге дип алыштырыла; Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 29 ноябрь карары белән — губерна башкарма комитетының хезмәт һәм социаль тәэминат бүлеге, Бөтенроссия ҮБКның 1920 ел 21 апрель карары белән — кабат губерна башкарма комитетының хезмәт бүлеге, Бөтенроссия ҮБКның һәм РСФСР ХКСның 1920 ел 27 май Декреты, ТАССР ҮБКның 1920 ел 28 сентябрь карары белән — ТАССР Хезмәт халык комиссариаты, ТАССР ҮБКның 1927 ел 25 март карары белән — ТАССР Хезмәт һәм социаль тәэминат халык комиссариаты һәм ТАССР ҮБКның 1928 ел 6 октябрь карары белән ТАССР Хезмәт халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

Халык комиссариаты хезмәткә кагылышлы законнарның кулланылуын күзәтә, хезмәт шартларын һәм базарын көйли, яллы эшчеләр мәнфәгатьләрен тәэмин итә, эшсезлек белән көрәшә, хезмәтне саклауны гамәлгә ашыра, социаль иминиятләштерү һ.б. белән шөгыльләнә. Аның вәкаләтләре республикадагы дәүләти һәм хосусый предприятиеләргә, оешмаларга тарала.

Эшләр башкару, хезмәтне оештыру һәм савыктыру (1933 елдан) идарәләрен; гомум административ, исәп-статистика, хезмәтне саклау, тариф-нормалаштыру, мобилизацияләү-бүлү, хезмәт базары, финанс-хисап, планлаштыру-икътисад (1930 елдан) бүлекләрен; хезмәт бюросын (1927 елдан); эшчеләр торакларын кооператив төзүгә булышлык итү комитетын (1924 елдан) үз эченә ала.

Кантон (1930 елга кадәр), район, шәһәр хезмәт бүлекләре белән җитәкчелек итә. ТАССР ҮБКна, ТАССР ХКСна һәм РСФСРның шундый ук Халык комиссариатына буйсына. СССР ҮБК, ХКС һәм ВЦСПСның 1933 ел 23 июнь, СССР ХКС һәм ВЦСПСның 1933 ел 10 сентябрь карарлары, ТАССР ХКСның һәм Профсоюзлар Татарстан советының 1933 ел 14 октябрь карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Профсоюзларның Татарстан советына, ТАССР ХКС каршындагы Дәүләт план комиссиясенә һәм җирле профсоюз органнарына тапшырыла.

Халык комиссарлары: А.И.Догадов (1920–1921), В.И.Догадов (1921–1925), Ш.С.Измайлов (1925–1928 елның февраль), Б.Н.Нургалиев (1928 елның февраль – ноябрь), С.Н.Смолов (1928 елның ноябре – 1929), М.Г.Яһүдин (1929–1932), А.Ш.Хөсәенов (1932–1933).

Автор — Е.Б.Долгов