80 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарда, шулай ук тропикларның тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар: күп чәчәкле ялтыракбаш (L. Multiflora), аксыл ялтыракбаш (L. pallidula), төкле ялтыракбаш (L. pilosa). Ара-тирә барлык районнарда да очрый. Урманнарда, болыннарда, юл буйларында үсә.

5-35 см биеклектәге үсемлек, кәс барлыкка китерә. Сабагы туры. Яфраклары яссы кыяк; сабактагылары тамыр янындагыларга караганда кечерәк, берле яки күчләрдә, читләре ак төкчәле. Чәчәкләре кечкенә, көрән яки яшькелт төстә, чатыр яки башча чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – бер оялы өч орлыклы тартмачык. Орлыгы өстәмә үсентеле. Май-июньдә чәчәк аталар. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.

Терлек азыгы.

Төкле ялтыракбашны декоратив үсемлек буларак үстерәләр.

Күп чәчәкле ялтыракбаш