200 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә 16 төре бар. Күксел онлыча (C. glaucum), гибрид онлыча (C. hybridum), ак онлыча (C. album) һәм башкалар киң таралган.

10–100 см биеклектәге үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, гади, күп төрләрендә озынча-йомыркасыман яки озынча түгәрәк. Чәчәкләре ике җенесле, яшькелт, себеркәч чәчәк төркеме хасил итүче йомгакларга җыелган. Җимешенең юка элпәле җимеш тирәлеге бар. Орлыклары вак, шома, кара. Сабагы һәм яфракларының аскы ягы ончыл кунык белән капланган. Июнь–сентябрьдә чәчәк аталар. Орлыктан үрчиләр.

Ак онлыча, шәһәр онлычасы (C. urbicum), күксел онлыча һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен чүпли. Үрчемлелеге белән аерылалар — бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирергә мөмкин. Көрәш чаралары: орлыклык материалны чистарту, туфракны йомшартып туңга сөрү, тишемнәр чыккан вакытта чәчүлекләрне тырмалау.

Гибрид онлыча — агулы үсемлек.

Ак онлыча һәм күгелҗем онлычаның яфракларын һәм яшь ботакларын терлек яратып ашый, шунлыктан аларны силос салуда кулланырга мөмкин.

Ак онлыча