Эчтәлек

1991–2010 елларда эшли. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар телендә дәреслекләр, уку ярдәмлекләре нәшер итә. Татар мәктәпләре өчен рус теле, рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләрен әзерли. Югары уку йортлары өчен татар телендә дәреслекләр, ике телле мәктәп дәреслекләре, фразеология, химия, биология, медицина буенча русча-татарча сүзлекләр, орфография, математик һәм техник терминнар сүзлекләрен бастыра.

1991 елдан 2006 елның 1 маена кадәр гомуми тиражы 20 млн данә тәшкил иткән 1800 гә якын басма дөнья күрә. Һәр елда 1,5 млн данә гомуми тираж белән 100 гә якын исемдә китап басыла. Басылган китапларның 30% ка якыны Россиядә һәм аннан читтә татарлар күпләп яшәгән өлкәләрдә тарала. 2010 елда Татарстан китап нәшриятына кушыла.

Әдәбият

Кто есть кто: Авторы издательства «Магариф». К., 2002;

Книги — крылья души = Китап — күңел канаты: Книги издательства «Магариф» (1991–2006): Библиогр. справ. К., 2006.