Биографиясе

1948 елның 12 апрелендә Таҗикстан ССРның Ленинабад өлкәсе Табатар авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1974).

1967–1977 елларда Аксубай районында эшли: «Үсәр» колхозы комсомол оешмасы секретаре, 1969–1974 елларда ВЛКСМ райкомында бүлек мөдире, секретарь, беренче секретарь, 1975–1977 елларда «Татсельхозводстрой» трестының ПМК-122 башлыгы. 1977–1980 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы. 1980–1987 елларда Кама Тамагы районы халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе.

1987–1992 елларда Кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары, 1992–1996 елларда рәисе. 1996–2002 елларда Татарстан Республикасының Кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2002–2004 елларда «Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификация үзәге» федераль дәүләт идарәсендә директор урынбасары, 2004 елдан Татарстан Республикасында Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агенствоның Идел буе төбәкара идарәсенең дәүләт күзәтүе буенча территориаль инспекция башлыгы.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Больше века на службе людям: из истории потребительской кооперации Республики Татарстан. Казань, 1995 (автордаш).

Защита прав потребителей в Республике Татарстан. Казань, 1999.