Бөгелмә районында, Яңа Александровка авылыннан төньяк-көнчыгыштарак.

1991 елда билгеләнә. Мәйданы 44,2 га. Зәй елгасы (Дала Зәе кушылдыгы) үзәненең көнбатыш сөзәклегендә үсемлекләрнең дала төрләре һәм 70–80 яшьлек ялгыз каеннар үсүче участокны били.

Биеклекләрнең абсолют билгесе 300 м га җитә.

Язгы адонис үсә (популяция тыгызлыгы 1м2 да 2,5 данә). Литвинов тәңкә яфрагы, шарсыман дөгәнәк очрый. Дару үсемлекләре резерваты буларак фәнни-гамәли әһәмияткә ия.