4 меңгә якын төре билгеле, Россиядә – 200 дән артык, Урта Идел буенда 50 гә якын төре яши.

Гәүдәсе 30 мм га кадәр озынлыкта. Кисмәннәрнең личинкалары (ялган гусеницалар) ачык яшиләр һәм тышкы ягы белән күбәләк гусеницаларын хәтерләтәләр, алардан күпсанлы ялган корсак аяклары (6-8 пар) белән аерылалар. Курчаклану алдыннан ялган гусеница ефәк җебе бизләре сыекчасыннан пәрәвез кузы ясый. Олы бөҗәкләр әкреннәр, көчсез, чаккычлары юк. Кушылудан соң, ата зат үлә. Күкәй салгычлары пычкы кебек булган ана бөҗәкләр үсемлек тукымасын кисеп (исеме шуннан) күкәй салалар. Күпчелек олы Кисмәннәрнең личинкалары үсемлек белән туклана.

Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы һәм җимеш культураларына (чия, рыжовник, карлыган, рапс, кәбестә һәм башкалар) зарар китерүче төрләре күп.

2000-2001 елларда республиканың бөтен территориясе буенча җирән нарат кисмәне (Neodiprion sertifer), зур каен кисмәне (Cimbex femorata), гади нарат кисмәне (Diprion pini) һәм башкалар тарала.

Еш кына саклагыч утыртмаларда, урман-паркларда, питомникларда очрый, нигездә, үсентеләрне һәм яшь агачларны зарарлый.