Коммуникатив юнәлештәге һәм заманча стандартларга туры килә торган укыту чараларын эшләү һәм укыту процессына кертү татар лингвометодикасының актуаль мәсьәләләренең берсе булып тора. Рус мәктәбендә татар телен  укыту буенча төп чараларны анализлау киләчәктә укучылар татар теленең коммуникатив берәмлекләрен үзләштерә алырлык итеп укыту-методика комплексларын камилләштерү кирәклеге турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Балаларны кагыйдәләр һәм билгеләмәләр ятларга, диктантлар язарга һәм грамматик тикшерүгә өйрәтергә түгел, ә телне гамәли үзләштерүгә юнәлтергә кирәк.

Сылтама ясау өчен: Фатхуллова К.С. Реализация коммуникативных технологий в учебно-методических комплексах по татарскому языку // Научный Татарстан. 2009. №4. С.209–214.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Кәдрия Сөнгат кызы Фәтхуллова, педагогика фәннәре кандидаты, доцент.