1777 елның 12 (23) декабре, Санкт-Петербург – 1825 елның 19 ноябре, Таганрог шәһәре.

Казанда

Императорлыкка варис вакытында атасы император Павел I белән бергә Казанга килә, Арча кырында гарнизон гаскәриләре осталыгын тикшерүне үткәрә, Богородица монастыре соборына нигез салуда катнаша, шәһәрне төзекләндерүгә иганәлек итә, шәһәр халкы белән очраша, патша килү уңаеннан оештырылган мәҗлесләрдә була.

Тәхеткә утырганнан соң либераль реформалар үткәрә.

1804 елның 5 ноябрендә Казан университетын оештыру фәрманына кул куя, университет өчен 130 мең сум чамасында еллык акча билгели.

Әдәбият

Пинегин М.Н. Казань в ее прошлом и настоящем. СПб., 1890.

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895.