150 гә якын төре билгеле, Евразиянең уртача поясында, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Шуышма чабыр үләне (Т. serpyllum), барлык районнарда очрый, башкорт чабыр үләне (Т. bashkiriensis), Маршалл чабыр үләне (T. marschallianus), Талиев чабыр үләне (T. Talijevii) һәм башкалар — Кама аръягында. Далаланган болыннарда һәм сөзәклекләрдә үсәләр.

2–25 см биеклектәге ярымкуакчыклар. Сабагы агачланучан. Яфраклары эллипссыман, вак, күбесе сабакчалы. Чәчәкләре алсу шәмәхә, башча чәчәк төркемендә. Җимеше 4 чикләвекчектән тора. Май ахырыннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл (шуышма ботаклардан) белән үрчи.

Эфир майлы үсемлекләр.

Халык медицинасында үләне төнәтмәсе салкын тигәндә, ашказаны җәрәхәте, ревматизм, бавыр һәм йөрәк авырулары вакытында кулланыла. Эфир маеның төп компонентын авыртуны басу һәм дезинфикцияләү үзлегенә ия тимол тәшкил итә. Чабыр үләненең сыек экстракты «Пертуссин» препараты составына керә.

Яфраклары аш-су әзерләүдә, консерв һәм ликер-аракы сәнәгатендә тәмләткеч буларак файдаланыла.

Баллы үсемлекләр.

Шуышма чабыр үләне