Биографиясе

1939 елның 29 октябре, Казан шәһәре – 2021 елның 18 июле, шунда ук.

1966 елда Казан университетын тәмамлый.

1969 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институтында эшли, баш фәнни хезмәткәр (1986–1989, 1993–1997), нәсызыкча оптика лабораториясе мөдире (1989–1993, 1997 елдан), бер үк вакытта Казан химия-технология институты (1986–1990) һәм Казан университеты (1990 елдан) профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәсызыкча һәм когерент оптикага карый. В.В.Самарцев экситон кайтаваз, экситон үзиндуцияле үтә күренмәлелек һәм экситон үтә нурланыш (1971), сызыкча оптик кайтаваз-спектроскопия (1978) күренешләрен алдан әйтә. Фотон кайтавазы сигналлары формасының ярсыткыч лазер импульслары формасы белән корреляциясе күренешен ачыклый һәм аңлата. Беренчеләрдән булып, каты җисемдә оптик үтә нурланыш һәм озак дәвам итүчән фотон кайтавазы сигналлары буенча тәҗрибәләр үткәрә, шуның нигезендә оператив истә калдыру җайланмасы төзи. Озак дәвам итүчән фотон кайтавазы сигналының күп тапкырлар укылу эффектын, триггерлы оптик үтә нурланыш күренешен ача.

Нәсызыкча һәм квант оптикасында когерент һәм күмәк күренешләргә караган хезмәтләр циклы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була (2009).

Татар энциклопедиясенең «Физика» бүлеге буенча гыйльми мөхәрририяте әгъзасы (1992 елдан).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Оптическая эхо-спектроскопия. М., 1984 (автордаш).

Фотонное эхо и его применение. Казань, 1988 (автордаш).

Лазерное охлаждение твёрдых тел. М., 2005 (автордаш).

Оптика фемтосекундных лазеров. СПб., 2007 (автордаш).