Тарихы

1678 елдан мәглүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ишменево исеме белән билгеле. Авылда татарлардан тыш, XIX йөздә ислам динен кабул иткән удмуртлар яши.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XVIII – XIX йөзләрдә авыл зур мөселман мәгарифе үзәкләреннән берсе була. Беренче мәхәллә каршында 1750 елларда Габделхәмид бине Үтәгән әл-Түнтәри тарафыннан мәдрәсә ачыла (мәдрәсә нигезенең фрагменты сакланган).

Үзенең үсеше белән мәдрәсә укучыларының берсе – Габдулла Үтәмишевкә бурычлы, әлеге эре эшмәкәр Мәчкәрә мәдрәсәсенә матди ярдәм күрсәтә. Мөдәррисләр Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашыти (? – 1818) һәм Габдулла бине Яхъя әл-Чиртуши (? – 1858) вакытында мәдрәсә Идел-Урал төбәгендә иң билгеле мәдрәсәләрнең берсенә әверелә. XIX йөзнең икенче яртысында мәдрәсә үзенең алдынгылык ролен югалта.

Мәдрәсәдә атаклы дин галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре белем ала һәм эшли, алар арасында – Г.Курсави, Х.Әмирханов, С.Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), М.Тукаев (Эстәрлебаш мәдрәсәсен нигезләүче), Х.Госманов (“Госмания” мәдрәсәсен нигезләүче), И.М.Үтәмишев (Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе).

1791 елда тузган мәчет урынына Г.Г.Үтәмишев акчасына Казандагы “Мәрҗани” мәчете үрнәгендә беренче мәхәлләнең җамигъ мәчете төзелә (1930 елларда манарасы киселә; дини архитектура истәлеге – интерьерында барокко элеметлары булган элекке классицизм стилендәге борынгы таш мәчетләрнең берсе; 2006 елдан реставрация эшләре бара).

1800 елда авылда икенче мәхәллә барлыкка килә һәм сәүдәгәр М.Г.Үтәмишев акчасына агачтан икенче мәчет төзелә; 1871 елда янып юкка чыга, 1872 елда янган мәчет урынына И.М.Үтәмишев акчасына икенче җамигъ мәчет салына (сакланган, манарасы юкка чыккан; классицистик юнәлештә эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

XVIII йөз ахырында авыл зур сәүдә-сәнәгать үзәгенә әверелә. 1870 елда анда 1 гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтшакир Үтәмишев милке булган (1887 елдан хуҗасы Мөхәммәтгали Шакир улы Үтәмишев була) киҗе-мамык эрләү (1844 елдан, пар җиһазлары белән) һәм комач-китайка тукымасы фабрикалары эшли. Комач-китайка тукымасы фабрикасында бер елга 71 мең сумга кадәр товар җитештерелә. Продукциясе Казанга, Түбән Новгород һәм Минзәлә ярминкәләренә җибәрелә. Киҗе-мамык эрләү фабрикасында эрләгән җеп эшләп чыгару бер елга 14750 сумга, 1053 пот тәшкил итә. Әзер продукция Минзәлә, Сембер, Котельнич ярминкәләрендә сатыла.

1878 елдан авылда Мөхәммәтрәхим һәм Габдулла Үтәмишевләрнең күн мануфактурасы эшли, анда елына якынча 3000 сум торган 1800 данә төрле күннәр җитештерелә.

XX йөз башында киҗе-мамык эрләү һәм 2 китайка тукымасы фабрикалары, тегермәннәр, мәчет, мәдрәсә (1750 елдан) була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1552,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Күкшел авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Күргәзмә” колхозы оештырыла, 1951 елдан – “Революция” колхозы (Күкшел авылы), 1959 елдан – “Татарстан” колхозы (Мәчкәрә авылы, 1963 елдан үзәк утары Күкшел авылында), 1993 елдан – “Чулпан” күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык (крәстиян яшьләр мәктәбе дип атала), 1957 елда урта мәктәп (1975 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2005 елдан Н.Г.Сәмигуллин исеме бирелә (2006 елда мәктәп фасадына аңа мемориаль такта урнаштырыла).

Мәктәп каршында 1986 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – А.М.Мөхәммәтҗанова) эшли.

2018 елда авылда беренче Мәчкәрә укулары уза, ул торак пункт һәм мәдрәсә тарихына багышлана.

1946 елдан авылда Оштырма-Юмья авылыннан күчерелгән балалар йорты (сәүдәгәр Үтәмишевләрнең элекке йортында) урнаша, 1960 елда аның җирлегендә сәламәтлекләре чикле балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернаты ачыла. 2017 елдан аның каршында төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Р.Б.Баязитова) эшли.

Авылда шулай ук клуб (1926 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), мәчет (2008 елдан) бар.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Мотыйга чишмәсе”, “Сандугач чишмәсе”, “Унике чишмә”.

Авылда тарихи-мәдәни мирас истәлекләре сакланган: сәүдәгәр Үтәмишевләр йорты (XIX йөзнең беренче утызъеллыгы; киң утар үзәгендә урнаша, шәһәр йортлары тибында, татар халык төзелеш сәнгате элементлары белән классицистик юнәлештә эклектика стилендәге торак архитектурасы истәлеге).

Авыл зиратында гарәп графикасы белән язылган 33 кабер ташы табыла (аларда авылга нигез салучы Ишман, сәүдәгәр Үтәмишевләр нәселе турында мәгълүматлар бар; 33 кабер ташының 22се Үтәмишевләр нәселенә карый).

1995 елда археография экспедициясе барышында авылда XVII – XVIII йөзләргә караган кулъязма китаплар табыла.

Авылның үзәк өлешендә археология истәлеге – Мәчкәрә урта гасырлар торулыгы ачыклана (урта гасыр Алтын Урда керамикасы, сфероконус, керамик суүткәргеч торба фрагментлары, тимердән ясалган әйберләр, таш бина нигезе эзләре, керамика һәм башка табылдыклар).

Күренекле кешеләре

Н.Х.Ситдыйков (1900–1961) – уролог-хирург, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы;

Утәмишевләр – сәүдәгәр һәм эшмәкәрләр: Габдулла Габделсәлам улы (? – 1832) – сәүдәгәрләр династиясен нигезләүче, 1 нче гильдия сәүдәгәр. Ш.Мәрҗани фикеренчә, ул “төбәктәге иң эре эшмәкәр һәм үзенең байлыгы, юмартлыгы, дингә һәм фәнгә мәхәббәте белән таныла”. Мәчкәрә авылында яши. Аның акчасына Казанда “Иске Таш” мәчет, Казан һәм Вятка губерналары авылларында уннарча мәчет төзелә;

Муса Габдулла улы (? – 1835) – 1 нче гильдия сәүдәгәр, дин белгече, хәйрияче, Г.Курсавиның дусты һәм ул башлаган эшне дәвам иттерүче;

Мөхәммәтгариф Ибраһим улы (1830–1893) – 2 нче гильдия Арча сәүдәгәре, эшмәкәр, мануфактура товарлары җитештерү һәм сату бкуенча Казанда “Үтәмишев вә Ко мануфактурасы” ширкәтен оештыручы;

Р.И.Үтәмишев (1926–1999) – инженер-конструктор, РСФСРның атказанган уйлап табучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры (Мәскәүдә Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү һәм медицина техникасын сынау институты фасадында аның исеме белән мемориаль такта урнаштырылган);

И.Р.Үтәмишев (1954 елда туган) – инженер-конструктор, техник фәннәр докторы, РТФА академигы, Мәскәү гамәли тикшеренүләр институты генераль директоры.

Халык саны

1873 елда – 677,
1884 елда – 802,
1905 елда – 993,
1920 елда – 933,
1926 елда – 797,
1938 елда – 663,
1949 елда – 579,
1958 елда – 544,
1970 елда – 458,
1979 елда – 440,
1989 елда – 307,
2002 елда – 240,
2010 елда – 229,
2017 елда – 170 кеше (татарлар).