40 лап төре билгеле. Тауларда, сирәгрәк Төньяк ярымшар тигезлекләрендә үсә.

ТР территориясендә бер төре – себер ак чыршысы (A. sibirica) Кама алдында, Көнчыгыш Кама аръягында – Кызыл Тау ландшафтлы табигать истәлегендә очрый.

Биеклеге 30 м га, диаметры 0,8 м га кадәр җитә. Конуссыман куе ябалдашлы. Кайрысы шома, куе соры төстә, хуш исле сумала белән тулган күпсанлы төерләре бар. Ылысы йомшак, яссы, өстән куе яшел, астан ике буй-буй аксыл сызыгы бар.

Ана «күркәләре» яшел яки кызгылт-шәмәхә төстә, ябалдашның өске өлешендә үткән елгы ботаклар очында берәмләп вертикаль урнашалар. Ата башакчыкларында саргылт яки кызгылт серкәлек бар, ябалдашның урта һәм түбән өлешләрендә ике яшьлек ботакларның өске ягында ылыс куентыгында берәмләп урнашалар. Чыршы күркәләреннән аермалы буларак, алар һәрвакыт өскә караган һәм сумала белән ябышкан. Һәр орлык кабыгы астында икешәр канатлы орлык үсә. Күп кенә ылыслыларныкы кебек, орлыклары сибелгәч, күркәләр агач төбенә өзелеп төшми, сентябрь–октябрь айларында алар агачта коелалар, шуңа күрә ак чыршы агачлары төбендә бөтен күркәләр булмый. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (аскы ботаклар тамырлану) үрчи. Ак чыршы акрын үсә. Ак чыршы 150-400 ел яши. 

Һаваның төтен һәм газ белән пычрануын авыр кичерә.

Үзагачы төзелештә, әрҗәләр һәм музыка кораллары ясауда кулланыла.

Ак чыршыда йөрәк эшчәнлеген көчәйтә торган камфараның төп чыганагы – эфир мае бар. Ылысында шулай ук флавоноидлар, марганец, бакыр, цинк, С витамины бар, аны зәңгелә авыруына каршы файдаланалар.