Биографиясе

1923 елның 29 августы, Мәскәү — 2005 елның 11 июне, Казан.

1954 елда Мәскәү электротехник элемтә институтын тәмамлый.

1948 елдан Үзәк төзелеш конструкцияләре фәнни-тикшеренү институтында эшли (Мәскәү).

1959–1967 елларда Урал «Промстрой­проект» фәнни-тикшеренү институтында, биналар һәм корылмаларны вибрациягә сынау һәм аннан саклауның яңа алымнары лабораториясе мөдире.

1967–2005 елларда Казан архитектура-төзелеш университетында, металл конструкцияләр һәм корылмаларны сынау кафедрасы мөдире (1967–1988). Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре корылмаларны вибрациядән саклауга карый. Пикулев биек биналарны һәм вентилятор градирняларын вибрациядән саклау, оптик, лазер һ.б. прецизион җиһазлар өчен фундаментларны вибрациядән изоляцияләү системаларын эшли. Аның җитәкчелегендә конструкцияләр һәм корылмаларны сынау өчен приборлар төзелә (металлургия, химия, төзелеш һәм сәнәгатьнең башка тармаклары предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән).

Уйлап табуга 60 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Оптимальные параметры группы виброгасителей при нестабильной частоте гармоничного воздействия // Строит. механика и расчёт сооружений. 1975. № 1;

Контроль натяжения арматуры предварительно напряжённых конструкций. М., 1976.