Эчтәлек

1888 елның 25 мае, Казан губернасы, Казан өязе Кече Аты авылы, хәзер Татарстанның Арча районы Утар-Аты авылы – 1947 елның 16 марты, Казан.

Г.Кариев шәкерте. Сәхнә эшчәнлеген 1915 елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә, Рокыя, Зәйнәп («Тигезсезләр», «Яшьләр», Ф.Әмирхан), Салиха («Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!», С.Рәмиев), Елена («Ванюшин балалары», С.А.Найдёнов), Полина («Мещаннар», М.Горький) кебек зур рольләр башкара.

Актриса Галиябану (шул исемдәге әсәр буенча, М.Фәйзи) ролендә, тормыш шартлары йогынтысында тыныч һәм хәйләсез кызда тәвәккәллек һәм рухи ныклык кебек сыйфатлар барлыкка килүен яктыртып, характерның күпкырлылыгын гәүдәләндерә.

1917–1919 елларда – Оренбург шәһәрендәге «Ширкәт» труппасында, 1919–1920 елларда – Бозаулык шәһәрендәге фронт театрында, Кызыл Армия агитпоездларындагы һәм Төркестан фронты частьларындагы театр бригадаларында уйный.

1920 елда Ташкент татар театрында, 1921 елда Казанда 1 нче үрнәк татар театры составында, 1922–1926 елларда Уфада Татар-башкорт театрында, 1926 елдан Татар академия театрында.

Н.Таҗдарованың бу чордагы рольләре арасында революция идеяләренә тугры разведчик кыз Сәгыйдә («Күмелгән кораллар», Һ.Такташ), Айсылу («Наемщик», Т.Гыйззәт), Татьяна («Разлом», Б.А.Лавренёв), Оксана («Эскадра һәлакәте», А.Е.Корнейчук) һ.б. була. Әлеге образлар аркылы актриса характерларның психологик тирәнлеген үсештә гәүдәләндерә.

Н.Таҗдарова башкаруында йомшак холыклы, зыялы Татьяна революция куйган максатларга ирешүдә газаплы авыр юл үтә; комиссар Оксана образы нык ихтыяр көче, көчле дисциплина, кырыслык белән сугарылган. Гөлниса («Ташкыннар», Т.Гыйззәт) ролендә Н.Таҗдарова җәберләнгән хатын-кыз язмышын тормышчан итеп гәүдәләндерә. Актриса, әлеге образга индивидуаль якын килеп, аны төгәл, һәркемгә таныш сыйфатлар белән тулыландырып, аңа гомуми мәгънә сала.

Н.Таҗдарова шулай ук Һаҗәр («Ямьсез тормыш», Ф.Сәйфи-Казанлы), Җәмилә («Бәхетсез егет», Г.Камал), Ләйлә («Миркәй белән Айсылу», Н.Исәнбәт), Фатыйма («Тукай», Ә.Фәйзи), Саҗидә («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Хөбәйбә («Мактаулы заман», Т.Гыйззәт), Марья Антоновна («Ревизор», Н.В.Гоголь), Аксинья, Юлия («Урман», «Төшемле урын», А.Н.Островский), Амалия («Юлбасарлар», Ф.Шиллер) рольләрен дә уңышлы башкара.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Еники А. Н.Таждарова. Казан, 1957.

Автор – И.И.Илялова