- РУС
- ТАТ
Чиләбе өлкәсендәге шәһәр (1940 елдан)
Чиләбе шәһәреннән 120 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. XIX йөз уртасында прииск буларак нигезләнә, 1931 елдан – поселок. Халкы – 17531 кеше, шул исәптән татарлар – 2,2 мең кеше (2015 ел).
Татарлар Пласт территориясендә аңа нигез салынганнан бирле күренә башлыйлар. Татарларның саны күмәкләштерү чорында шактый арта. 1917 елга кадәр Пластта татар китапханәсе, мәчет (1900–1930 елларда), 1950 елларга кадәр ике татар мәктәбе була.
Хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы бүлекчәсе эшли. 1991 елдан шәһәрдә мәчет эшли, 2011 елда Милли мәдәниятләр үзәге оештырыла.
«Радуга» клубы җирлегендә «Дуслык» татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү түгәрәге эшли (җитәкчесе – А.Муллагалиева). 2016 елда беренче Сабан туе үткәрелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.