Тарихы

1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий, Сикинези буларак билгеле.

Халкы башта – ясаклы (1719–1724 елларда – дәүләт крәстияннәре) крәстияннәр катлавына керә, XVIII йөзнең икенче яртысында Кама казна тимер эшкәртү заводына беркетелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1843–1871 елларда авылда архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча Троица чиркәве төзелә (совет хакимияте елларында ябыла; классицистик һәм псевдорус бизәкләре белән элекке эклектиканың дини архитектура истәлеге; хәзер ярым җимерек хәлдә).

1856 елда Мясниковларның шәхси йортында чиркәү-приход мәктәбе ачыла (башка мәгълүматлар буенча, 1893 елда; анда 42 ир бала һәм 14 кыз бала укый), 1914 елда приход халкы һәм земство акчасына аерым бина төзелә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Троица чиркәве, мәктәп, 1 су һәм 3 җил тегермәне, 1 зур, 1 казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2254 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троицк-Сәкинәс волосте үзәге. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – авылда “Верный путь” колхозы, 1930 елда “Ударник” колхозы оештырыла. 1960–1980 елларда XXI партсъезд исемендәге колхозга керә (анда колхоз идарәсе урнаша). 2007 елдан – “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Омар авыл җирлегенә кергән барлык авыллар территориясендә). 2011 елга кадәр “Агрохим” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда – чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә, шулай ук эшче яшьләр мәктәбе ачыла. 1935 елда Кутуш авылының (хәзер юкка чыккан) җидееллык мәктәбе белән берләштерелә, соңрак тулы булмаган урта һәм башлангыч мәктәп (хәзер ябык) итеп үзгәртелә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, клуб бар. Китапханә булган.

Халык саны

1782 елда – 266 ир-ат;
1859 елда – 1157,
1897 елда – 1381,
1908 елда – 1424,
1920 елда – 1558,
1926 елда – 1620,
1938 елда – 1098,
1949 елда – 593,
1958 елда – 481,
1970 елда – 491,
1979 елда – 345,
1989 елда – 255,
2002 елда – 195,
2010 елда – 171,
2017 елда – 156 кеше (руслар – 94%, татарлар – 6%).