1775 елгы Губерна реформасы үткәрелгәндә оеша һәм 1781 елның 27 декабрендә ачыла (1798–1801 елларда аның вазифаларын Казан шәһәр идарәсенең камераль департаменты башкара). Халык мәктәпләрен һәм училищеләрен төзекләндерү, аларның эшчәнлегенә күзәтчелек итү; ятимханәләр, гарипләр һәм акылга зәгыйфьләр йортлары, хастаханә, гыйбадәтханә, даруханәләр оештыру; ведомство карамагындагы учреждениеләргә укытучылар һәм күзәтчеләр билгеләү; аларда тәртип урнаштыру; васыятьнамәләрнең ятимнәр һәм гыйбадәтханәләр файдасына башкарылуын контрольдә тоту һ.б. белән шөгыльләнә.

Җәмәгать тәрбиясе приказы дәүләт тарафыннан һәр губерна буенча ел саен 15 мең сум исәбеннән финанслана. Акчаларын арттыру максатында аңа иганә алу, саклауга кертем кабул итү, күчемсез милекне һәм дәүләт процент кәгазьләрен залогка салу хисабына ссуда бирү, хәйрия чаралары үткәрү, даруханәләрдән табыш алу рөхсәт ителә. Губернатор рәислек итә. Башта идарәханә югары земство мәхкәмәсеннән, губерна магистраты һәм югары мәхкәмәдән икешәр утырышчыдан гыйбарәт була. Кирәк чакта утырышка дворяннарның җирле җитәкчеләре, шәһәр башлыклары чакырыла. Җәмәгать тәрбиясе приказы утырышында халык училищеләре директоры, губерна табибләре идарәсе инспекторы һәм 1826 елдан мәҗбүри әгъзасы (эчке эшләр министры тарафыннан билгеләнә) катнашырга тиеш була. 1861 елдан идарәханәгә дворяннардан, сәүдәгәрләр һәм дәүләт крәстияннәреннән өч кеше керә. Сенатка, губерна идарәсенә, 1810 нан Полиция министрлыгына, 1816 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

1866 елда гарипләр һәм акылга зәгыйфьләр йортлары Казан губерна идарәсенә һәм Казан төрмәләр буенча попечительләр комитетына тапшырыла. Җәмәгать тәрбиясе приказы 1869 елның 1 гыйнварында бетерелә, мөлкәте һәм вазифалары Казан губерна земствосы идарәсенә тапшырыла.

Чыганаклар   

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 20. № 14592.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века - февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 3.

Автор — Е.Б.Долгов