Биографиясе

1942 елның 25 мартында Кайбыч районы Мөрәле авылында туа.

СССР һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре хәрби-техник училищесен (Энгельс шәһәре, 1962), Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков исемендәге һава һөҗүменнән саклану командирлары академиясен (Тверь шәһәре, 1969), А.Ф.Можайский исемендәге хәрби-космик академияне (1973) тәмамлый.

1975–1983 елларда СССР һава һөҗүменнән саклану берләшмәсендә хәрби часть командиры урынбасары, командиры. 1983–1987 елларда СССР һава һөҗүменнән саклану берләшмәсе командиры урынбасары, 1987–1988 елларда командиры.

1988 елдан СССР һава һөҗүменнән саклану берләшмәсе командирының 1 нче урынбасары — штаб башлыгы.

Бүләкләре

Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.