Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Беренче тапкыр 1567 елда рус авылы буларак телгә алына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1770 елгы мәгълүматлар буенча, алпавыт А.П.Нармацкийда – 211, алпавыт Н.Ф.Спячинскийда 22 ир-ат исәпләнә. 1861 елда отставкадагы полковник Д.И.Модзалевский һәм отставкадагы поручик А.П.Миллер алпавытлар булалар. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач, балта эше, тимерчелек, буяу-бизәк төшерү, мич чыгару, арба һәм тәгәрмәчләр кәсепчелеге тарала.

1760 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1761 елда) алпавытлар А.М.Воронин һәм А.П.Нармацкий акчасына таштан Казан-Богородица чиркәве төзелә, 1898 елда Ф.Н.Малиновский проекты буенча үзгәртеп салына (провинциаль барокко стилендә дини архитектура истәлеге).

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе (1871 елда ачыла, 1884 елда Д.И.Модзалевский акчасына яңа бина төзелә, 1913 елда өяз земствосы тарафыннан алпавыт А.Т.Орловтан мәктәп өчен бина сатып алына), Халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче изба-читальня, 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 6 вак-төякләр кибете була. Җомга саен базар эшли, Казан ярминкәсе уздырыла (22–25 октябрьдә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1217 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Нармонка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Ленинский путь” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Комсомольский” совхозы (Рус Сараланы поселогы, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары), соңрак “Нармонский” совхозы составына керә. Хәзер “Нармонка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) бар.

Мәдәният

Казан-Богородица чиркәве янында алпавытлар Вороновлар, Миллерлар, кенәзләр Кулунчаковларның гаилә каберлекләре урнашкан була (1930 елларда барысыда юкка чыгарыла).

Күренекле кешеләре

Н.Ф.Капустин (1936–2006) – инженер‑механик, “Вакууммаш” акционерлык җәмгыяте генераль директоры ( 1994 елдан), РФ нең атказанган машина төзүчесе, Халыклар дуслыгы, Мактау орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 211 ир-ат;
1859 елда – 666,
1884 елда – 974,
1897 елда – 1001,
1908 елда – 974,
1926 елда – 934,
1938 елда – 593,
1949 елда – 377,
1970 елда – 131,
1979 елда – 72,
1989 елда – 49,
2002 елда – 62,
2010 елда – 89,
2017 елда – 144 кеше (татарлар – 49,6%, руслар – 48,6%, башка милләтләр – 1,8%).