- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы поселок. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 29 км көньяктарак, Зирекле елгасы буенда урнашкан
Поселокка 1920 еллар башында Татар Сөнчәлесе авылы кешеләре нигез сала.
Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Чистай кантоны Кәкрекүл волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер МЮД авыл җирлеге составына керә.
1929 елдан поселокта “Көрәш” колхозы (Кызылъяр поселогы, Пономарёвка авылы) оештырыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.