Биографиясе

1880 елның 8 октябре, Кострома өлкәсенең Межа авылы – 1954 елның 11 сентябре, Казан.

1904 елда – Дерпт университетын, 1909 елда Киев политехника институтын тәмамлый, 1918 елга кадәр шунда ук эшли.

1919 елдан күн эшкәртү һәм сабын кайнату заводларында, тәмәке фабрикасында (Чернигов өлкәсе Остёр шәһәре) производство мөдире, бер үк вакытта 1924–1925 елларда Чернигов кооператив втуз-техникумы директоры.

1925–1932 елларда Шостка химия-технология институтының (Украина ССР, Сумы өлкәсе) нәорганик һәм аналитик химия кафедрасын җитәкли.

1932 елдан Казанда: Казан университетының нәорганик химия кафедрасы мөдире (1932–1939), Казан медицина институтының нәорганик һәм аналитик химия (1935–1954), бер үк вакытта Казан стоматология институтының химия кафедралары мөдире (1939–1952).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тукымалар җитештерү технологиясенә, экстракциягә, аналитик химиягә карый.

Кызыл конго буягычын, бакыр оксиды ионнарының аналитик үзлекләрен тикшерә, шулай ук тимер һәм бакыр ионнарының микъдарын билгели. Мерваны балавыз алу өчен чимал буларак тәкъдим итә.

Хезмәтләре тукыма җитештерү сәнәгатенә һәм Казан балавыз экстракция заводында гамәлгә кертелә (1935–1941 елларда заводның фәнни консультанты).

Бөек Ватан сугышы елларында шартлагыч терекөмеш һ.б. шартлаучан матдәләрне анализлау буенча СССР Оборона министрлыгы заводлары өчен махсус эшләр башкара. Мерсерланган целлюлозаның дымлануын һәм гистерезисын өйрәнү нигезендә И.Ф.Богоявленский белән берлектә госпитальләрдә бәйләгеч гипс итеп файдаланылган марляны яңадан эшкә яраклы итү ысулын эшли. Казандагы дәвалау учреждениеләре һәм госпитальләре өчен барий сульфаты әзерләүне һәм чистартуны оештыра.

Югары һәм урта уку йортлары өчен гомуми химия һәм сыйфат анализы дәреслекләре авторы.

«Бюллетень Шосткинского химико-технологического института» фәнни журналын нигезләүче һәм аның баш мөхәррире (1925–1933).

Хезмәтләре

О преподавании аналитической химии в высшей школе // Известия Киевского политехнического института. 1912. Т. 6, выпуск 2.

Экспериментальное исследование красного конго // Журнал Русского физико-химического обәества. 1912. Т. 46.

Учебник качественного анализа для высших учебных заведений и средних технических училищ. Киев, 1913.

Мерва как сырьё для получения воска // Пчеловодство. 1935. № 10.

Пiдручник якiсного аналiзу. Харьков, 1934.

Әдәбият

Амиров Н.Х., Абдуллин И.А. 70-летие кафедры неорганической химии Казанского государственного медицинского университета // Казанский медицинский журнал. 1999. № 2.