- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое (1976 ел)
1925 елның 25 июле, Бөгелмә кантоны Тайсуган авылы – 2008 елның 10 гыйнвары, шунда ук, хәзер Әлмәт районы.
1962 елда югары партия мәктәбен тәмамлый (Горький шәһәре).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1950–1958 елларда Әлмәт районының «Ярыш» колхозы рәисе, 1962–1973 елларда Баулы районының «Баулы» совхозы директоры, 1973–1996 елларда Тукай районының «Гигант» совхозы директоры.
Аның җитәкчелегендә сугарулы җирләрдә (2,9 мең га) авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә интенсив технологияләр кертелә, бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 1986 елда – 65,1 ц, 1994 елда – 67 ц, 1997 елда 57,9 ц тәшкил итә; 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә 490 ц сөт җитештерелә.
Барлык уңайлыклары булган посёлок, сөт комплексы һәм башка производство объектлары төзелә.
1955–1959 һәм 1971–1975 елларда ТАССР Югары Совет, 1989–1991 елларда СССР Югары Совет депутаты.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Подвиг хлебороба. Казань, 1987.
Ларичева Э. Зиатдинов Назип Зиатдинович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;
Магдеев М.С., Гилязов А.М., Галиев М.Б. Доброта. Казань, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.